Зәй офыклары

Балалар игътибардан читтә калмасын

Мәктәп укучыларының язгы каникуллары вакытында район янгын күзәтчелеге хезмәте әти-әниләрне балаларны күз уңында тотарга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуга юл куймаска чакыра.

 Һәр бала үзен тотышына, куркынычсызлыгына кагылышлы  кагыйдәләрне үзләштерергә тиеш.
 Каникуллар вакытында балаларның үз-үзләрен тотышын контрольдә тоту кыенрак билгеле. Шулай да әлеге мәсьәләгә игътибарлы булсагыз иде.
Хөрмәтле өлкәннәр!  Балаларны, янгын чыккан очракта, үзләрен  дөрес тотарга өйрәтегез. Аларга  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен даими искәртеп торыгыз. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларда  балага тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бушлай (хәтта счетта акча булмаганда да) шалтыратып, тиешле хезмәтләргә хәбәр итү мөмкинлеге булуны аңлатыгыз.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: