Зәй офыклары

Балалар иминлеген кайгыртып

Узган атнада Зәй районның янгын күзәтчелеге бүлеге һәм 88нче янгын часте хезмәткәрләре бергәләп, сусаклагыч буенда урман эчендә утырган "Жемчужная" балалар ял лагеренда булып, анда ял итүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес, аңлату эшләре алып бардылар. Табигатьнең үзенчәлекле матур почмагында утырган, суы да якын булган бу лагерьда мондый чара үткәрү аеруча...

Узган атнада Зәй районның янгын күзәтчелеге бүлеге һәм 88нче янгын часте хезмәткәрләре бергәләп, сусаклагыч буенда урман эчендә утырган "Жемчужная" балалар ял лагеренда булып, анда ял итүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес, аңлату эшләре алып бардылар. Табигатьнең үзенчәлекле матур почмагында утырган, суы да якын булган бу лагерьда мондый чара үткәрү аеруча мөһим. Суда үзеңне ничек тотарга кирәклеге, өйдә, урамда, урманда, транспортта, шырпы белән эш итәргә туры килгәндә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү мөһимлеге, беренче ярдәм күрсәтү ысуллары, ашыгыч хезмәтләр телефоннары турында белгечләрнең үтемле итеп сөйләвен һәр бала кызыксынып тыңлады. Аларга шулай ук янгын техникасы җиһазлары да күрсәтелде. Теләүчеләр янгын сүндерүче роленә кереп карады. Шушындый ук очрашулар район территориясендәге башка лагерьларда да оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: