Зәй офыклары

Балалар күңел ачты

Балалар – безнең киләчәгебез. Балаларны яклау көне безгә, өлкәннәргә, балалар күңеленең чисталыгы, ихласлыгы һәм беркатлыгы турында искә төшерү өчен билгеләп үтелә.

Социаль ярдәмгә мохтаҗ балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү кысаларында  балалар һәм  әти-әниләр өчен Таҗетдин Ялчыгол скверында бәйрәм чарасы үткәрелде.  Ул “Космос” киноучреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды.

Педагоглар, психологлар һәм белгечләр бәйрәмгә социаль-анимация программасы әзерләделәр.  Ике сәгать дәвамында балалар күңелле клоун Ирия, шулай ук “Свинка Пеппа” һәм “Angrybirds” мультфильмнары геройлары белән конкурсларда катнаштылар, “Сабын куыклары” тамашасын карадылар, “Химик тамаша”да катнаштылар. Балалар арасында “Аквагримм” остаханәсе зур популярлык казанды.

Соңыннан балалар һәм ата-аналар өчен Тайная жизнь домашних животных 2 мультипликацион фильмы күрсәтелде. Бәйрәмгә килгән һәр балага татлы бүләк тапшырылды.

Людмила Жирикова, “Радость” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: