Зәй офыклары

Балалар көтеп алып ял итә

Иске Зәй мәчете каршында эшләүче уку-укыту үзәгендә агымдагы елда да мөселман балалар өчен көндезге укулар уздырылуы турында язган идек.

Укулар июнь ае башында башланып, өч сменада ир балалар өчен  лагерь эшләде. Хәзер ир балалар өчен дүртенче сменада ял оештырыла. 15 - 27 августта биредә кыз балалар өчен махсус смена эшләр дип көтелә. Биредә хәзрәтләр икенче сменада ял итүчеләр өчен Болгарга сәяхәт оештырды. Изге урынга оештырылган сәфәр яшь буында зур кызыксыну уятты. Аннан ял итүчеләр белән шәкертләр урманга поход та оештырды. Коръән укырга гына өйрәтеп калмыйча, балалар өчен махсус спорт ярышлары, табигатькә сәяхәтләр оештырыла, Зәйнең төрле истәлекле урыннарына  һәм башка мәдәни чараларга йөртәләр.  Алар еш Иске Зәй бистәсе туган як тарихын өйрәнү музеенда булалар.
- Малай-кызлар лагерьны көтеп алып, яратып йөри. Һәр сменага әллә кайчан язылып куйдылар инде, -  ди имам-мөхтәсиб,  “Нур” мәчете имамы Фатыйх хәзрәт Нуруллин.
Шунысы игътибарга лаек, агымдагы елда да “Нур” мәчетендә ир һәм кыз-балалар өчен дә берәр сменада ял оештырылды. Ир балаларга дин сабакларын -“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем алучы шәкерт Алмаз һәм Фатыйх хәзрәтнең ярдәмчесе Ринат, кыз балаларга Резеда, Алсу, Диләрә  ханымнар бирде.
Һәр смена ябылганда мавыктыргыч кызыклы бәйгеләр, биремнәр  оештырыла.

Агымдагы елның август аенда Бигеш мәчетендә дә мөселман балалар өчен ял лагере оештырылачак. Биредә узган ел да шундый лагерь оештырылган иде. Һәр әйтелгән ял лагерьларында тәртип ягы тиешле дәрәҗәдә куелган.
-Балалар лагерьларының төп максаты – яшь мөселманнарның дингә ышанычын, ислам кануннары буенча яшәргә теләген арттыру, аларның әхлагын үстерү һәм  дин турындагы белемнәрен тагын да киңәйтү. Лагерьлар аша бала ислам дөньясында яши, үзе кебек  яшьтәшләре белән таныша, төрле лекция һәм дәресләр аша ислам дине турындагы белемнәрен тагын да камилләштерә ала, -ди Фатыйх хәзрәт.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: