Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Балалар мәчеттә укып, яңа чиреккә көч туплап керештеләр

Уку программасы ислам нигезе, гарәп теле һәм татар теле курсларын колачлады.

Шәһәребезнең «Ялчыгол» мәчетендә язгы каникулда мәчет каршында дини укулар оештырылды. Мондый курслар оештыру традициясе биредә  күптәннән яши.  Анда 15 яшькә кадәр булган ир һәм кыз балалар укыды.

- Курсларда укулар, гадәттәгечә, ир балалар һәм кызлар өчен  аерым бүлмәләрдә оештырылды, -ди имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин.

Курсларда малай-кызларга ислам нигезләре һәм рухи-әхлакый тәрбия буенча дәресләр бирелдеБалаларга дәресләрне имам-мөхтәсибнең уку-укыту һәм дәгъвәт бүлеге  ярдәмчесе Илдар Әхмәтҗанов һәм Мөршидә Шакирова бирде. Дәресләр иртәнге сәгать 9дан көндезге 1гә кадәр оештырылды.

- Әлеге курсларда балаларга шулай ук татар телен укыту да оештырылды. Чөнки агымдагы ел Татарстан Диния нәзарәтендә  Туган телләр елы шигаре астында уза, -ди Фатыйх хәзрәт Нуруллин.

Кыскасы, уку   программасы  ислам нигезе, әхлак буенча шөгыльләр, гарәп һәм татар телләрен колачлады.  Болардан тыш, малай-кызлар  биредә мөселманның көндәлек тормышта үзләрен тоту күнекмәләре турында белде, намаз укырга  өйрәнде, Пәйгамбәр тормышы тарихын тыңлады. Курслар дәвамында бәйге-конкурслар да оештырылды.

-Шигырь бәйгесе балаларда аеруча кызыксыну уятты, һәрберсе татар телендә шигырь укып, призларга ия булды. Мондый курслар җәйге каникулда да оештырылачак. Балаларны ике атналык курсларга көтеп калабыз, -ди  Фатыйх хәзрәт Нуруллин.

Шулай итеп, малай-кызлар ял итеп, белем туплады, әхлак тәрбиясе алды. Дәрес-шөгыльләр барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлеп уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев