Яңалыклар

Балалар Президент чыршы бәйрәмнәренә бара

Быел Зәйдән 37 бала Россия һәм Татарстан Президенты чыршы бәйрәмнәрендә катнашачак.

26 декабрьдә Мәскәүдә узачак  Президент чыршы бәйрәменә Татарстаннан 106 бала бара.  Бу турыда чираттагы брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

106 бала арасында төрле социаль приютларда, балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә, кадет, балалар иҗтимагый оешмалары активистлары да, фән олимпиадалары, иҗади конкурслар җиңүчеләре дә бар. Безнең Зәй районнан әлеге мәртәбәле “Чыршы бәйрәме”ндә шәһәрнең 4нче мәктәбе укучысы Миләүшә Әгъләмова катнашачак. Ул - уку алдынгысы булу өстенә, “Созвездие”-“Йолдызлык” балалар-яшьләр ачык республика телевизион бәйгесендә быел төп бүләк - Гран-при  яулаган “Азаль” вокал-ьхореография ансамбле солисты.

Президент чыршы бәйрәме Зур Кремль сараенда узачак. Татарстан делегациясе өчен мәдәни программа да каралган. Укучылар “Живые системы» музеенда булачак, Кызыл мәйдандагы бозда шуа алачак.  

 

Ә 25 декабрьдә Казанда республика Президенты чыршы бәйрәме дә үтә. Анда Зәй районыннан 36 бала катнашачак. Әлеге балалар барысы да уку алдынгылары, төрле фән, иҗат бәйгеләре җиңүчеләре, активистлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Балалар Президент чыршы бәйрәмнәренә бара
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар