Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

“Балалар тавышы” фестивале - Зәйдә

«Кояшкай» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең өлкәннәр төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр арасында «Балалар тавышы» (“Голос дети”) дип аталган эстрада сәнгате фестивале узды.

Кичә – 31 мартта  «Кояшкай» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең өлкәннәр төркемнәрендә  тәрбияләнүчеләр  арасында «Балалар тавышы» (“Голос дети”) дип аталган эстрада сәнгате фестивале булып узды.

Фестиваль Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Зәй муниципаль районында Туган як елы кысаларында яшь буынга әхлакый-эстетик тәрбия бирү һәм вокаль сәнгать өлкәсендә талантлы һәм сәләтле балаларны ачыклау максатыннан оештырылды.

Конкурсантлар «Бөтендөнья балалары дус яши» темасы буенча чыгышлар әзерләделәр һәм вокал (аерым башкару, дуэт, ансамбль) буенча көч сынаштылар. Фестиваль нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары лауреатларны һәм дипломантларны билгеләде, аларны тәбрикләү тантанасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев