Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Полиция хезмәткәрләре балаларның тәрәзәдән егылып төшүен ничек булдырмаска икәнлеге турында сөйләделәр

Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре җәйге чорда кечкенә балаларны хәвеф-хәтәрдән ничек сакларга кирәклеге турында искә төшерделәр.

Узган ел май аенда Зәй районында кечкенә бала тәрәзәдән егылып төшүнең беренче очрагы теркәлгән, ә ел дәвамында тагын ике шундый очрак булган.

- Быел районда балаларның тәрәзәләрдән егылып төшү очраклары булмады, әмма массакүләм мәгълүмат чараларында башка шәһәрләрдә тәрәзәдән төшкән балалар турында хәбәрләр пәйда булды. Бу эссе чор башлану белән халык тәрәзәләрен ачып куя һәм кечкенә балаларның ачык тәрәзә янында уйный алуын оныта. Бала өчен черки-чебеннән саклый торган сетка – егылу өчен киртә түгеллеген аңлап бетермиләр. Бала, кызыксынып, тәрәзә төбенә менеп, сеткага таянып, ычкынап, тәрәзәдән егылырга мөмкин. Шуңа күрә, тәрәзәне ачсагыз, балагызның яныгызда, күз карамагында  булуына инаныгыз, - дип кисәтә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе башлыгы, подполковник Рәмис Минһаҗев.

Баланы егылудан тәрәзә блокаторлары да сакларга ярдәм итәчәк. Иң мөһиме – тәрәзә төбенә җиңел менергә мөмкинлек бирә торган җиһазларны тәрәзәгә якын куймагыз. Ачык тәрәзәле бүлмәдә беркайчан да, йоклаганда да, баланы үзен генә калдырмагыз.  

Айгөл Яруллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев