Зәй офыклары

Бүген - ЗАГС органнары хезмәткәрләре көне

Бүген - 18 декабрь ЗАГС органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Кеше гомерендә була торган иң мөһим -күңелле дә, борчулы да вакыйгаларны теркәп баручы әлеге орган тарихы районда бик тирән. - Кешенең дөньяга аваз салган, никахы теркәлгән, үлү көне билгеләнгән документлар һәр гасырда мөһим язма буларак исәпләнгән, алар төрле архивларда туплана. Безнең...

Бүген - 18 декабрь ЗАГС органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Кеше гомерендә була торган иң мөһим -күңелле дә, борчулы да вакыйгаларны теркәп баручы әлеге орган тарихы районда бик тирән.

- Кешенең дөньяга аваз салган, никахы теркәлгән, үлү көне билгеләнгән документлар һәр гасырда мөһим язма буларак исәпләнгән, алар төрле архивларда туплана. Безнең ЗАГСның шәхси архивында андый документлар 1920 елдан саклана. Ә яңа мәһабәт бина шәһәребездә 1978 елда төзелеп, аерым ЗАГС органы буларак эшли башлаган, - дип ассызыклый бүлек башлыгы Гөлфия Вәлишина.

Бүгенге көндә шәһәр ЗАГС бүлегендә өч кеше халыкка хезмәт күрсәтә. Җитәкчедән тыш, Гөлшат Кашапова, Гөлнар Гыйззәтуллина хезмәт куя. Кызлар никах теркәү, бала туу, үлү, аерылышу, исем-фамилияләр алыштыручы, уллыкка бала алучы һәм башка белешмәләр бирү өстендә эшли. Иң мөһиме - мөрәҗәгать итүчеләргә һәрчак мөлаем, дустанә мөнәсәбәттә булу, ди алар, эш үзенчәлекләренә тукталып. ЗАГС хезмәткәрләрен никахлашучыларның һәм балалар туу күп булуы сөендерә. Агымдагы елның 11 аенда районда 530 бала туган, шуларның 12се - алты пар игезәк.

- Быел дөньяга аваз салган балаларның күпчелеген гаиләдә икенче, өченче булып туучылар тәшкил итә. Ишле гаиләләрнең районда арта баруы куандыра,- ди Гөлфия ханым.

Ә һөнәри бәйрәмгә килгәндә, ул ЗАГС хезмәткәрләре өчен гадәти эш режимында үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: