Зәй офыклары

Балалар уңай энергия туплады

“Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә ел дәвамында төрле категория кешеләр, шул исәптән балалар өчен төрле чаралар уздырылып торыла. Бүген биредә социаль хәле буенча игътибар үзәгендә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен бәйрәм оештырылды. Төрле яшьтәге балалар бәйрәмгә әти-әниләре белән килде (барлыгы 20ләп бала чакырылган иде).

-Безнең районда аз керемле, социаль хәле буенча игътибар үзәгендә булган категориягә кергән гаиләләр белән эшләүгә зур игътибар бирелә.Андый гаиләләр белән эшләүне без ведомствоара көчләр белән тормышка ашырабыз. Менә бүген яңа елда беренче мәртәбә әлеге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны бергә җыеп, бәйрәм оештырабыз. Әлеге чараны социаль яклау бүлеге “Энергетик” Мәдәният сарае белән берлектә үткәрә. Безнең өчен мондый балалар һәм аларның әти-әниләре белән бергәләп  уздырылган чаралар зур әһәмияткә ия. Мондый гаиләләрне без  беләбез, алар бездә исәптә тора, алар белән максатчан эшлибез.- диде “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең гаиләләр белән эшләү бүлеге мөдире Ирина Грузинцева.
Искечә Яңа ел көне булганлыктан, бәйрәм чыршы янында үтте. Балалар янына Кыш бабай һәм Кар кызы, 2020 ел символы күсе дә килде. Балалар чыршы тирәсендә уйнадылар, төрле бәйгеләрдә катнаштылар.
-Безне бирегә бәйрәмнәргә даими   чакырып торалар. Монда һәрвакыт җылы мохит, игътибар тоясың. Шуңа күрә дә балалар гына түгел, без өлкәннәрдә үзәкне яратабыз. Безгә шундый караш өчен бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт, - ди Ольга Кәлимуллина.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: