Зәй офыклары

Балалар учреждениеләре тәртиптә

Республикада балалар бакчалары, мәктәпләрдә янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен тикшерү буенча өйрәнүләр узды. Шул уңайдан районда да янгын күзәтчелеге оешмасы хезмәткәрләре балалар учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда эвакуацияләү тәртибен карады. - 1-10 сентябрьдә без барлык мәктәп, балалар бакчаларын эвакуацияләү оештырылышы буенча тикшереп чыгарга тиеш. Эвакуацияне оештыра алмау нәтиҗәсендә янгын чыгып,...

Республикада балалар бакчалары, мәктәпләрдә янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен тикшерү буенча өйрәнүләр узды. Шул уңайдан районда да янгын күзәтчелеге оешмасы хезмәткәрләре балалар учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда эвакуацияләү тәртибен карады.

- 1-10 сентябрьдә без барлык мәктәп, балалар бакчаларын эвакуацияләү оештырылышы буенча тикшереп чыгарга тиеш. Эвакуацияне оештыра алмау нәтиҗәсендә янгын чыгып, балалар, өлкәннәрнең зыян күрү очраклары бар. Шуңа да без янгын турында кисәтү яңгырауга, балаларның үз-үзләрен тотышына җитди игътибар итәбез. Эвакуация тиз арада, берничә чыгу урыныннан бернинди паникасыз булырга тиеш, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Ильмир Шәяхмәтов.

Чираттагы шундый өйрәнүләр шәһәрнең 2нче мәктәбендә узды. Биредә балалар, мәктәп персоналы 2 минут эчендә куркынычсыз урынга чыгып өлгерде.

- Без уку елы башланганның беренче көннәрендә үк гадәттән тыш хәлләргә әзерлек йөзеннән дөрес эвакуацияләү тәртибен кабатладык. Балалар да, укытучылар да һәм барлык персонал тиешле инструктаж үтте. Беренче сыйныф укучыларына да без иң беренче чиратта куркынычсызлык кагыйдәләрен төшендердек. Җәй дәвамында янгын куркынычсызлыгы оешмасы инспекторларыннан кайда нәрсә эшләргә кирәклеген сорап, аны үз вакытында тиешле тәртипкә китердек. Безнең сигнализация дә, ут сүндерү җиһазлары да тиешле тәртиптә. Шәхсән үзем куркынычсызлык кагыйдәләренә җитди игътибарлымын, чөнки ул укучылар һәм барлык коллектив куркынычсызлыгы өчен мөһим, - ди мәктәп директоры Тамара Биккинина.

Укучыларның үзләре белән аралашудан да янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәүгә игътибарлы булуларын аңлавы кыен түгел. Мәсәлән, беренче сыйныфка килгән Данил Батаев, янгын турында сигнализация эшләүгә укытучы артыннан тиз генә урамга чыгарга, ә куркып качып калмаска кирәк, ди. Алар инде янгын куркынычсызлыгы турында беренче дәресне үткән.

Гомумән, районда ут-күздән сак булуга игътибар зур. Бигрәк тә җәй башында балалар учреждениеләрен инспекторлар карап чыгып, кайда нинди җитешсезлекләр булуын район җитәкчелегенә җиткерүгә, аны хәл итү эше башланган. Моның өчен район бюджетыннан бер миллион сум тирәсе акча бүленеп, без күрсәткән барлык җитешсезлекләр дә яңа уку елы башланганчы тәртипкә китерелде, дип ассызыклый Ильмир Шәяхмәтов. Шуның нәтиҗәсендә район мәктәпләре махсус комиссия тарафыннан республикада беренчеләрдән булып янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча кабул ителгән.

Энҗе Әгъләмова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: