Зәй офыклары

Балалар ялы күңелсезләнмәсен

Зәй янгын күзәтчелеге бүлеге балалар иминлеген кайгыртып, ял лагерьларында рейдлар үткәрә башлады. Мәгълүм булганча, район территориясендә 3 шәһәрдән читтә, 31 мәктәп яны лагере эшли. Гадәттән тыш хәл килеп чыкмасын, янгыннар булмасын өчен тиешле профилактик чараларны башкару зарур. Лагерьда янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылмау төп шарт булып тора. Тикшерү барышында биналарның торышына,...

Зәй янгын күзәтчелеге бүлеге балалар иминлеген кайгыртып, ял лагерьларында рейдлар үткәрә башлады. Мәгълүм булганча, район территориясендә 3 шәһәрдән читтә, 31 мәктәп яны лагере эшли. Гадәттән тыш хәл килеп чыкмасын, янгыннар булмасын өчен тиешле профилактик чараларны башкару зарур. Лагерьда янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылмау төп шарт булып тора. Тикшерү барышында биналарның торышына, эвакуация юлларына, электр челтәренә, янгын сигнализациясенә, суүткәргечләргә, элемтә чараларына, беренчел янгын сүндерү әсбапларына, лагерь территориясе буйлап минераллаштырылган линияләргә игътибар ителә. Мондый күзәтүләр бер мәртәбә белән генә чикләнми. Ул лагерь чорында даими булачак. Гадәттән тыш хәл булганда персонал, балаларның әзерлеген белү өчен тренировкалар да планлаштырыла. Бу эш график нигезендә булачак.

Зөлфия Ризванова, янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: