Зәй офыклары

Балалар яраткан якын кешеләре турында шигырь сөйләп ярышты

24 апрельдә “Алтынчәч” балалар бакчасында “Бәхетле балачак-2019” муниципаль шигырь укучылар конкурсы “Минем яраткан якын кешеләрем” темасы астында үтте.

Бәйгедә  44 бала катнашты.  5-6  һәм 6-7 яшьлек балалар, ике төркемгә бүленеп, сәнгатьле, матур итеп татар телендә шигырьләр сөйләделәр. Алар үзләренең яраткан якын кешеләре - әти-әниләре, әби-бабайлары, абый-энеләре, апа-сеңелләре турында шигырьләр өйрәнеп килгәннәр иде.
Чарада “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова да катнашты. Ул тәрбиячеләргә оешма җитәкчесе Кадрия Идрисова җитәкчелегендә эшләнгән “Тәрбия баскычлары”, Рәзил Вәлиевнең “Тормыш юлы һәм иҗаты” дигән дискларын, балаларга уку өчен әдәби китаплар һәм журналлар бүләк итте.
Конкурс булгач,  җиңүчеләр дә була. Беренче төркемдә  Айзилә Әхмәтҗанова (“Кыңгырау чәчәк” бакчасы) – I,  Эмиль Тугашев (“Кояшкай”) – II, Язилә Ахунова  (“Уймак кыз”) III урынны алды.  “Алтынчәч”тән  Майя Матвеева “Җиңүгә омтылыш”, “Кояшкай”дан Рузил Фәрхетдинов “Иң эмоциональ башкаручы», «Тылсымлы балачак»тан  Лилиана Гомәрова “Эчкерсез башкаручы” номинацияләрендә җиңүче булдылар.
Икенче төркемдә беренче урынга “Каенкай” бакчасыннан Әминә Гыйльфанова чыкты,  икенче һәм өченче урыннарны Зарина Миңнуллина (Югары Мәлем авылы) белән Альмира Сайфуллина (“Салават күпере”) бүлеште. “Алтынчәч”тән Диләрә Зарипова,  Чыбыклы авылы кызы Фәридә Баһаветдинова, «Шатлык»  бакчасыннан Камилә Хәйруллина төрле номинацияләрдә җиңүче булдылар.
Лариса Мөхетдинова, тәрбияче.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: