Зәй офыклары

Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра

Зәйнең яшәү урыны буенча “Яшьлек” балалар-яшүсмерләр клубына йөрүчеләр шәһәрнең “Космос” яшьләр үзәге каршында юл хәрәкәте куркынычсызлыгына юнәлдерелгән флешмоб оештырдылар.

Чараның максаты юл йөрү хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне катгый үтәү, караңгы вакытта яктылыкны кире кайтаручы элементлар куллану мөһимлеген искәртү иде. Зәйлеләр балаларның әлеге гамәлен уңай кабул иттеләр, махсус әзерләнгән белешмәлекләрне алудан баш тартмадылар.
 Җәяүлеләр торак пункттан читтә караңгы вакытта яки күз күреме начар көнне юл аркылы чыкканда һәм юл кырыеннан хәрәкәт иткәндә, киемнәренә яктылыкны кире кайтара торган элементлар тагарга тиеш. Гомумән, җәяүле кешегә авыл-шәһәр урамнарында йөргәндә дә әлеге элементларны кулланырга тәкъдим ителә.
Автомобиль фарасының якын уты кабызылган булса, машина йөртүче җәяүлене караңгыда 50 метр ераклыктан абайларга мөмкин. Ләкин бу һәлакәтне булдырмас өчен җитәрлек түгел. Җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтара торган элемент булган очракта әлеге ара 200 метрга кадәр арта. Мондый элементларны куллану җәяүлене таптату куркынычын 65 процентка киметә, ди юл инспекторлары.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: