Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Балаларда өстәл тенисы буенча мастер-класс бу спорт төренә карата зур кызыксыну уятты

Мастер-классны “Кызыл калфак” балалары өчен тренер Марат Уразманов уздырды.

Бүгенге заманда теннис белән шөгыльләнү модалы гына түгел, перспективалы  спорт төре дә. Экскурсиягә барганчы Зәйнең “Кызыл калфак” бакчасы  балалар белән тәрбияче Надежда Сергеевна Иванова һәм физик тәрбия инструкторы Гөлфия Равил кызы Тимофеева бу темага әңгәмә үткәргән һәм балаларда зур кызыксыну уяткан.

“Кызыл калфак” бакчасында тәрбияләнүчеләр "Октябрь" Мәдәният сараена экскурсия белән бардылар, анда аларны өстәл теннисы буенча тренер Марат Уразманов каршы алып, бу спорт төре буенча мастер-класс күрсәтте.

- Теннисны мода һәм уку яки эштән буш вакытта дусларың белән уйнау өчен генә кабул итсәң - бу бер нәрсә. Тенниска тормышта төп шөгыль буларак якын килсәң - бөтенләй башка нәрсә, - дип саный тренер Марат Шәүкәт улы.

Ул балаларны теннис уеннары элементлары белән таныштырды, кагыйдәләр, инвентарь һәм әлбәттә, бу уенның барлыкка килү тарихы турында сөйләде.

- Балалар тренерның эшен тыңлап кына калмадылар, уйнап та карадылар, бу спорт төренә чын мәгънәсендә гашыйк булдылар, - диде өлкән тәрбияче Елена Петровна Галактионова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев