Зәй офыклары

Балаларга мәшһүр галим турында сөйләделәр

Андрей Дмитриевич Сахаров –мәшһүр галим, танылган физик, совет диссиденты, Нобель бүләге иясе. Ул - водород атомы булдыручыларның берсе, дәүләт эшлеклесе. Андрей Дмитриевич 1921 елда Мәскәүдә туа, аның әтисе - физика галиме, әнисе хуҗабикә була.

17 июльдә Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда Андрей Сахаровның тууына 100 ел тулуга багышланган лекция-әңгәмә уздырылды. Аңа мәчет каршындагы лагерьга йөрүче балалар чакырылды. Балалар академик, физикның язмышы турында кызыксынып тыңладылар, лекция барышында сөйләшүгә кушылып китеп, сораулар бирделәр. Чара ахырында катнашучылар кроссворд чишеп, “Активлык өчен” медале белән бүләкләнделәр.
Татьяна Кузнецова, музей хезмәткәре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: