Зәй офыклары

Балаларга яңа афәт яный, аның исеме – снюс

Соңгы көннәрдә массакүләм мәгълүмат чараларында күпләребез ишетмәгән снюс турында күп сөйләнелә. Хәтта 3 декабрьдә Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев гражданнарны кабул иткәндә дә аңа балаларны әлеге афәттән саклау кирәклеге җиткерелде.

Нәрсәсе белән куркыныч соң ул снюс? Төрле чыганаклардагы мәгълүматларга караганда,  ул – чәйни торган тәмәкенең  бер төре. Һәм аның бер дозасындагы никотин  3 пачка (!) тәмәкенекенә тигез (якынча 50 мг). Белгечләр  әйтүенчә, кешене үлемгә китерә торган доза – 1 килограмм гәүдә авырлыгына 1 миллиграмм никотин. Ягъни бер доза снюс 1 баланы (кызганыч, ул күбесенчә нәкъ балалар арасында тарала; соңгы вакытта снюсның мармелад, конфет формасында ясалып чыкканлыгы хакында хәбәрләр дә күренгәли) үтерергә дә мөмкин.
Кызганыч, шәһәр мәктәпләре укучылары арасында да снюс кулланучылар бар,  дигән хәбәрләр дә килеп иреште. Әлегә сәүдә нокталарында снюс сату тыелмаган. Аны сатмауны тыю турында законны кабул итәргә җыеналар гына.
Әлеге уңайдан әти-әниләргә көн саен балаларына игътибарлы булу кирәк, аның сәламәтлегендә, үз-үзен тотышында сәер үзгәрешләр юкмы? Снюска ияләшү тәмәкегә караганда тизрәк, диләр. Йоткан очракта бала тәүлек дәвамында косарга мөмкин. Үлем очраклары да теркәлгән инде.
Бу көннәрдә шәһәр-район мәктәпләрендә әлеге темага  сыйныф сәгатьләре һәм  әти-әниләр җыелышлары уза.
Шунысын да әйтик, шәһәрдә тәмәке белән сәүдә итүче 7 кибет исәпләнә. Димәк, балаларыбызның иминлеге өчен алар да җаваплылык тоярга тиеш.
-Без әлеге сәүдә нокталарын контрольдә тотабыз,  сатучылар белән әңгәмәләр уздырабыз, закон нигезендә балигъ булмаганнарга сигарет һәм аңа тиң продукция сату тыелуын исләренә төшерәбез. Яшьләр мөрәҗәгать иткән очракларда паспортларын сорау кирәклеген әйтәбез. Без район мәгариф идарәсенә укучылар арасында снюс куллану очраклары була калганда, безгә хәбәр итү кирәклеге турында хат та әзерлибез, - диде район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе башлыгы Ильмир Хәйретдинов.
Бу афәттән хөкүмәт дәрәҗәсендә махсус карарлар кабул итеп кенә котылып булачак. Һәм иң беренче чиратта снюсны сатуны чикләргә кирәк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: