Зәй офыклары

Балаларны без, өлкәннәр, өйрәтергә бурычлы

Агымдагы елның 4 аенда шәһәр-районда 15 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 3 очракка азрак. Янгыннарда 2 кеше тән җәрәхәте алган, һәлак булучылар юк. Янгыннарның күпчелеге үз хуҗалыклары белән яшәүчеләргә туры килә. Аларның төп сәбәбе – ут белән сак эш итмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, агымдагы елның 12 апреленә республикада янгын чыгуның 779 очрагы теркәлгән, аларда 53 кеше һәлак булган, 74 кеше төрле дәрәҗә тән җәрәхәте алган. Янгыннарда кешеләр үлеме 17 муниципаль районда күзәтелгән. Минзәлә районында 2 бала янып үлгән, Казан һәм Лениногорский районында булган янгыннарда 5 бала тән җәрәхәтләре алган.
Кызганыч, кайбер очракларда балалар үзләре янгын чыгаручы да, чыккан янгыннарының корбаны да булып тора. Кешеләрне, аеруча балаларны, янгыннардан саклау – җитди һәм кискен мәсьәлә. Балалар  кулындагы ут-шырпы башка кешеләрнең дә үлеменә китерәчәк фаҗига тудырырга мөмкин. Шунлыктан, гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге кагыйдәләрен, үз гомереңне саклап калу алымнарын балаларга кечкенә чак-ларыннан ук өйрәтергә кирәк. Ата-аналарның бурычы бу. Балалар янгыннарның ни сәбәптән чыгуын белсен, утны сүндерүнең гап-гади ысулларын өйрәнсен.
Ут – кешенең дусты да һәм дошманы да. Әлеге гыйбарәне балаларга  ныклап аңлату зарур. Кечкенә балаларның гаме уенда. Димәк, иминлек кагыйдәләрен дә уен аша өйрәтү отышлы. Мәсәлән, сорау-җавап тәртибендәге эстафета. Куелган сорауга яки очракка бала белән берлектә җавап табасың.
Сорау: Шырпы һәм тәмәке кабызгычны алырга ярыймы?
Җавап: Юк, ярамый. Алар белән уйнасаң, янгын чыгарга мөмкин.
Сорау: Янгын чыкса, ни эшләргә?
Җавап: Йорт җиһазлары яки киемнәр астына качма. Өйдән яки фатирдан тизрәк чыгып кит тә ярдәм чакыр.
Сорау: Тиз кабынып китә торган сыеклык тутырылган баллоннарга ут төртергә ярыймы?
Җавап: Юк, ярамый. Мондый “уен” янгын чыгарырга, сәламәтлеккә зыян ясарга мөмкин.
Сорау: Учак кабызырга ярыймы?
Җавап: Кечкенә балаларга учак кабызу катгый тыела.
Янгын очрагында балага өйдән ничек чыгу юлларын күрсәтегез, шулай ук янгын сүндерү хезмәтен чакыру тәртибен өйрәтегез. Янгын сүндерүчеләрне имин урынга чыккач, мәсәлән, берәр күршенең фатирындагы телефоннан чакыртырга була. Стационар, ягъни өйдәге чыбыклы телефоннан – 01, ә кәрәзле телефоннан  112 санын җыясың. Сезне янгын сүндерү хезмәтенең диспетчерлык пункты белән тоташтырырлар.  Диспетчер, хәлне ачыклау өчен, берничә сорау бирә. Баланың әлеге сорауларга җавап кайтарырга әзер булуы зарур. Әйтик, бала янгын чыккан урынның адресын, нәрсә януын, йорт санын, фамилиясен һәм телефон номерын белергә тиеш.

Район янгын күзәтчелеге хезмәте.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 24 май 2018 - 10:58
    Яңгырады соңгы кыңгырау
    Соңгы кыңгырау... Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк төпкелендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән?!
    71
    0
    1
  • 27 май 2018 - 10:00
    Кайту -Кая әле карчык миңа теге елда кия торган кәчтүмемне бир әле, - дип Миркасыйм карчыгына эндәште.
    7
    0
    0
  • 27 май 2018 - 09:00
    Карманлылар да клублы була Соңгы өч-дүрт елда районыбыз мәдәни объектларга байый бара. Республика программасы кысаларында Бохарай, Югары Пәнәче, Сармашбаш, Түбән Лоҗы, Иске Тәкмәк, Поповка авыллары күпфункцияле үзәккә ия булды. Заманча клублы булган әлеге авыл халкы сөенеп туя алмый. Авыл йөзен клуб, мәктәп, бакчалар билгели шул. Агымдагы елда мондый клуб Бигеш авыл җирлегенә караган Карман авылында төзелә. Биредә иске агач клуб иде, яңа клуб искесе урынында сафка басып килә.
    6
    0
    0
  • 26 май 2018 - 14:00
    Банк картасын саклагыз Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә бүлекнең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсендә мошенниклык белән бәйле 12 җинаять кылу очрагы теркәлгән. Соңгы айда гына да мошенниклардан зыян күргән ике кеше мөрәҗәгать иткән. Мошенниклар үзләрен банк хезмәткәрләре дигән.
    36
    0
    0
  • 26 май 2018 - 12:00
    Су буенда балыкчы... Яз җитү белән ау һәм балык тоту сезоны башлана. Билгеле инде браконьерлар да тик тормый, алар законнарны бозып, балыкларның үрчү вакытында да күпләп балык тоталар. Менә шундый намуссыз «балыкчыларга» каршы көрәш максатыннан ел саен, бу вакытта республикада «Уылдык « операциясе игълан ителә.
    31
    0
    0
  • 26 май 2018 - 11:00
    Хәтердә ул шанлы еллар Бөек Ватан сугышы солдатлары турында туганнары һәм якыннары хатирәләре белән аралашучылар шактый. Әлеге тарихны миңа ике ай элек Александр Исаков тапшырган иде (газета укучыларыбыз, сездән әсирлектә булган туганнарыгыз, бабаларыгыз турындагы мәгълүматларны музейда көтеп калабыз).
    32
    0
    0
  • 26 май 2018 - 10:00
    «Җилкәнле өмет» проекты шатлык өләшә 8 майда физик мөмкинлекләре чикле балалар Әлмәт шәһәрендә үткән «Өмет җилкәне» дүртенче төбәкара иҗат фестиваленең гала-концертында катнаштылар. Хәйрия чарасы башында «СМП-Нефтегаз» акционерлык җәмгыяте каршында эшләүче «Яз» Татарстан региональ иҗтимагый хәйрия оешмасы тора. Шунысы игътибарга лаек, анда катнашучылар географиясе киңәя бара. Агымдагы елда анда Әлмәт, Тукай, Зәй, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмәдән 240 яшь артист катнашты. Фестивальнең «Җилкәнле өмет» дип аталуы юкка түгел, кешене өмет, иртәгәге көнгә ышаныч яшәтә, ә талантыңны бәяләүләре канат-җилкән куя. Бәйгедә катнашучылар саны да шуңа елдан-ел арта барадыр.
    29
    0
    0
  • 26 май 2018 - 08:30
    Шәфкатьлелек бизи кешене1 Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк - миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз-игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы бик киң мәгънәле сүз ул. Шәһәр-районыбызда менә шундый кешелеклелек сыйфатларына ия затларның булуы сөендерә.
    32
    0
    0
  • 25 май 2018 - 10:30
    Зәй хуҗалыклары терлек азыгы әзерләүгә хәзерләнә Зәй агрофирмалары инженерлык хезмәтләре бүгенге көндә терлек азыгы әзерләү техникаларын (чапкыч, ваклагыч, җыеп пресслап баручы, терлек азыгы әзерләү комбайнары) хәстәрләү белән мәшгуль.
    35
    0
    0
  • 25 май 2018 - 09:42
    Зәйнең «Яшьлек» спорт мәктәбендә спорт сезоны ябылды 23 майда Зәйнең «Яшьлек» спорт мәктәбендә 2017-2018 ел спорт сезонын ябу тантанасы узды.
    52
    0
    0
  • 25 май 2018 - 09:28
    Спортны үз иткән егет Утыз елдан артык дәвер агымында Николай Зәй районында, күрше төбәкләрнең авылларында унҗиде мәртәбә баш батыр була алды.
    79
    0
    1
Реклама
Видео яңалыклар
  • 24 май 2018 - 10:58
    Яңгырады соңгы кыңгырау Соңгы кыңгырау... Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк төпкелендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән?!
    71
    0
    1
  • 24 май 2018 - 15:03
    Зәйдә соңгы кыңгырау чыңлаганнан соң чыгарылыш укучылары паркта спорт нормативлары үти Зәйдә мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлаганнан соң, чыгарылыш сыйныф укучыларының Ринат Фәрдиев исемендәге паркына җыелып, спорт фестивалендә катнашуы күркәм традициягә әверелде. Быел да аңа тугры калынды. “Чыгарылыш укучысы – спортчы” дип аталган спорт бәйрәме паркның төп мәйданында “Мирас” балалар вокаль-хореография ансамбле чыгышы белән башланды. Бирегә укучылар гына түгел, аларның әти-әниләре килде. Анда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов котлады.
    67
    0
    0
  • 24 май 2018 - 14:43
    Һәркемнең эшле буласы килә Мәшгульлек үзәгендә агымдагы елның май ае башына 189 кеше иде, бу атна башына әлеге күрсәткеч – 171.
    61
    0
    0
  • 24 май 2018 - 08:44
    Балалар ничек туклана? Әлеге темага “кайнар линия” үткәрелә.
    40
    0
    0
  • 24 май 2018 - 15:38
    “Ялчыгол” мәчетендә - Төркия кунагы Зәйнең “Ялчыгол” мәчетенә Төркиядән агымдагы елда да коръән хафиз килде.
    39
    0
    0
  • 24 май 2018 - 08:45
    Балаларга медицина ярдәме ничек күрсәтелә? Бала сәламәтлеге буенча “кайнар линия” шул турыда.
    35
    0
    0
  • 25 май 2018 - 08:33
    Чөгендерне беренче кат эшкәртү төгәлләнеп килә Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, арпа басуларын гектарына 150 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы белән тукландыру, корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртү эшләре тәмамланды.
    35
    0
    0
  • 24 май 2018 - 10:58
    Яңгырады соңгы кыңгырау Соңгы кыңгырау... Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк төпкелендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән?!
    71
    0
    1
  • 24 май 2018 - 15:03
    Зәйдә соңгы кыңгырау чыңлаганнан соң чыгарылыш укучылары паркта спорт нормативлары үти Зәйдә мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлаганнан соң, чыгарылыш сыйныф укучыларының Ринат Фәрдиев исемендәге паркына җыелып, спорт фестивалендә катнашуы күркәм традициягә әверелде. Быел да аңа тугры калынды. “Чыгарылыш укучысы – спортчы” дип аталган спорт бәйрәме паркның төп мәйданында “Мирас” балалар вокаль-хореография ансамбле чыгышы белән башланды. Бирегә укучылар гына түгел, аларның әти-әниләре килде. Анда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов котлады.
    67
    0
    0
  • 24 май 2018 - 14:43
    Һәркемнең эшле буласы килә Мәшгульлек үзәгендә агымдагы елның май ае башына 189 кеше иде, бу атна башына әлеге күрсәткеч – 171.
    61
    0
    0
  • 24 май 2018 - 08:44
    Балалар ничек туклана? Әлеге темага “кайнар линия” үткәрелә.
    40
    0
    0
  • 24 май 2018 - 15:38
    “Ялчыгол” мәчетендә - Төркия кунагы Зәйнең “Ялчыгол” мәчетенә Төркиядән агымдагы елда да коръән хафиз килде.
    39
    0
    0
  • 24 май 2018 - 08:45
    Балаларга медицина ярдәме ничек күрсәтелә? Бала сәламәтлеге буенча “кайнар линия” шул турыда.
    35
    0
    0
  • 25 май 2018 - 08:33
    Чөгендерне беренче кат эшкәртү төгәлләнеп килә Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, арпа басуларын гектарына 150 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы белән тукландыру, корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртү эшләре тәмамланды.
    35
    0
    0
Ночной режим