Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Балаларны фаҗигадән саклыйк!

Янгын килеп чыгу сәбәпләре күп, әмма еш кына нәкъ менә саксызлык һәм балалар шуклыгы төп фаҗига булып тора. Чаллыда күпфатирлы йортта чыккан янгында ике баланың һәлак булуы бар кешене дә тетрәндерде.


 Янгыннарда кеше гомере өзелү, аеруча балалар һәлак булу әйтеп бетерә алмаслык зур фаҗига. Мондый аяныч хәлләрне кисәтү максатыннан район янгын күзәтчелеге башлыгы Андрей Кириллов зәйлеләргә, әти-әниләргә мөрәҗәгать итә:
“Хөрмәтле ата-аналар, балаларны өйдә күзәтүчесез ялгызларын гына калдырмагыз. Алар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләшегез. Аларга шырпының уенчык булмавын, ә ут белән шаярырга ярамаганлыгын аңлату мөһим. Балаларга көнкүреш электр приборларыннан һәм газ плитәләреннән имин файдалану кагыйдәләрен өйрәтегез.
Балалар үз адресларын һәм янгын хезмәте телефонын белергә тиеш. Аларга янгын чыккан вакытта качарга ярамаганлыгын аңлатыгыз. Балаларны бикле фатирларда яки бүлмәләрдә калдыру гадәттән тыш куркыныч: янгын чыккан очракта алар ут телләре чолгап алган бинадан тышкы якка чыга алмаячаклар. Балалар күз уңында булган урыннарда шырпы һәм утлы кабызгычлар калдырмагыз”.
Без барыбыз да, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәп, уртак көч белән генә янгыннарны булдырмый кала алабыз!
Балалар безнең киләчәгебез икәнен онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев