Зәй офыклары

Балаларны яклау көнендә «Зур тәнәфес" бөтенроссия онлайн-фестивале узачак

​​​​​​​Көн дәвамында бөтен ил буенча музыкантлар, спортчылар, галимнәр, дизайнерлар һәм блогерлар катнашында онлайн - һәм офлайн-чаралар узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

1 июнь көнне «ВКонтакте» социаль челтәренең «Зур тәнәфес» конкурсы мәйданчыгында мәктәп укучылары өчен Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Большая перемена» бөтенроссия онлайн-фестивале узачак.

Көн дәвамында бөтен ил буенча музыкантлар, спортчылар, галимнәр, дизайнерлар, блогерлар, балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтләре, федераль балалар үзәкләре вәкилләре катнашында онлайн - һәм офлайн-чаралар узачак.

Бу көнне «Таврида» арт-кластеры командасы Россия артистлары катнашында ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен берничә иҗади юнәлеш буенча 500дән артык офлайн-мастер-класс үткәрәчәк.

8.30 дан 22.30 га кадәр Олимпия чемпионнары белән зарядка, кулинария мастер-класслары, социаль челтәрләрдә популяр контент булдыру, киләчәк һөнәрләре, иреклелек, музыка, дизайн, компьютер технологияләре, шулай ук Россиянең сәнгать музейлары буенча виртуаль экскурсияләр, онлайн-уеннар һәм викториналар оештырылачак.

Ата-аналар Зур тәнәфес берләшмәсе мәйданчыгында мәгариф өлкәсе экспертларының киңәшләрен ала алачаклар. Одноклассникисоциаль челтәрендә ата-аналар җыелышы уздырыла. Көн Россиянең эстрада  йолдызлары бәйрәм онлайн-концерты белән белән тәмамланачак.

«Зур тәнәфес» фестивале чараларында РФ Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, Олимпия чемпионнары Алинә Загитова, Елена Исинбаева, Екатерина Макарова, музыкаль башкаручылар Рита Дакота, Юлия Савичева, телевизион тапшырулар алып баручы Сергей Малоземов, рәссам Миша Most, теле - һәм радиотапшырулар алып баручылар Юлия Барановская һәм Максим Привалов, стендап-комик Антон Борисов һәм башкалар катнашачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: