Зәй офыклары

Балалары булган эшсезләр өстәмә акча алачак

Татарстанда мәшгульлек хезмәтләрендә исәптә торган эшсез кешеләргә балигъ булмаган балалары өчен түләүләр озайтылачак. Сентябрьдә алар эшсезлек буенча пособиегә өстәмә рәвештә 18 яшькә кадәрге һәр бала өчен 3 мең сум акча алачак.

Эшсез ата-аналар өчен балигъ булмаган балаларга түләүләрне озайту карарын Россия хөкүмәте 9 сентябрьдә кабул итте. Карарны Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалады. Илдәге эшсезлеккә бәйле вазгыятьнең элеккечә катлаулы булуы аркасында шундый карар кабул ителгән.

-Бүгенге  көндә мәшгүльлек үзәгендә барлыгы 358 кеше рәсми рәвештә эшсезлек буенча исәптә тора. Алардагы балалар саны - 238. Сентябрь аенда пособиягә өстәп, һәр бала өчен 3 мең сум акча  түләнәчәк, - диде мәшгүльлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы Ольга Лаптева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: