Зәй офыклары

Балаларын газаплаган, хатын-кызны үтерү белән янаган

Шәһәр прокуратурасы хәбәр итүенчә, шәһәр суды 33 яшьлек зәйлегә карата хөкем карары чыгарган. Ул РФ Җинаять кодексының 117нче маддәсе 2нче өлеше (интектерү, газаплау), 156нчы маддәсе (балигъ булмаган баласын тәрбияләүдә әти-әни вазифасын үтәмәү) һәм 119нчы маддәнең 1нче өлеше ( үтерү белән янау) нигезендә гаепләнә.

Әлеге ир-ат 2018 елның 30 июленнән 2019 елның 23 февраленә кадәр 2017 елгы улын, бергә яшәүче хатын-кызны һәм аның кызын газаплаган. Ул кечкенә улына карата даими рәвештә көч кулланган, аны кыйнаган, бергә яшәүче хатын-кызны үтерү белән янаган.
Суд барышында гаепләнүче гаебен танымаган.
Суд аңа карата 3 ел да 2 айга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарган. Ул җәзасын гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үтәячәк.
Суд карары әлегә көченә кермәгән.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: