Зәй офыклары

Баланы сәламәт туклануга өйрәтик

Балалар туклануы - көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Ата-аналар тарафыннан булган һәр борчулы сорауга Зәй районы хакимияте тарафыннан җитди игътибар бирелә. Мәгълүм булганча, Зәйнең уку йортларына һәм барлык балалар учреждениеләренә туклану продуктлары Чаллының туклану комбинатыннан китерелә. Бу көннәрдә район җитәкчелеге мәктәпләр, балалар бакчалары ата-аналар комитетлары әгъзаларына әлеге комбинатка экскурсия оештырды. Барлыгы 47 зәйле комбинатның лабораторияләрендә продукт сыйфатының тикшерелүен, цехларда ризыкның ничек әзерләнүен үз күзләре белән күрделәр. Ит һәм ит ризыклары, балыкның ничек эшкәртелүен, аннан нинди ашамлыклар әзерләнүенә әти-әниләр үзләре шаһит булды, әзер ризыкларны татып та карадылар.

- Чаллының туклану комбинаты  31 ел дәвамында эшләп, аеруча балалар өчен ризык әзерләүдә үзен иң яхшы оешма итеп күрсәтә алды. Безнең комбинаттан продукт алучыларның һәрвакыт СанПиН таләпләренә төгәл җавап бирүе һәрдаим расланып килә, - ди комбинат җитәкчеләре.
Безнең районда гына да туклану комбинаты тәкъдим иткән ризыклар белән 23 балалар бакчасы, 22 мәктәп тәэмин ителә. Барлыгы 2895 мәктәпкәчә яшьтәге сабый, 5098 укучы туклана.    
- Туклану комбинатына экскурсия оештыру бик кирәкле чара булды дип саныйм. Мин, мәсәлән, беренче сыйныфта укучы балама балык ризыкларын ничек әзерләгәннәрен, анда балага балык сөяге кылчыгы кадалмасын өчен ризыкны ничек әзерләүләрен, гомумән, бала туклануы өчен комбинатта эшләүче апа-абыйларның күпме тырышлык куюы турында сөйләдем.Элек балык ризыгын бик өнәп бетермәгән балам файдалы, организм өчен кирәкле икәнен белгәч, өйдә дә балык ашый башлады. Без әти-әниләр балаларыбызга сәламәт туклануның мөһимлеген аңлатып бетермибез күрәсең, шуңа да балалар теге яки бу сәламәт ризыктан баш тарта. Үз үрнәгебездә баланы сәламәт тукланырга өйрәтсәк яхшы булуына инанып кайттым комбинаттан, - ди Виктория Маслова.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: