Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Балигъ булмаган балаларның торакка хокуклары торгызылган

Зәй шәһәр прокуратурасы балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча законнарның үтәлешен тикшергән.

Бер ханымга  икенче баласы тугач, 2014 елда ана капиталына дәүләт сертификаты тапшырыла.  Ул ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга файдалана. Ана капиталы средстволарын әлеге максатта  файдалану турында гариза биргәндә, торак сатып алгач, алты айдан соң, фатирны ир белән хатынның һәм аларның балигъ булмаган балаларының гомуми милке итеп рәсмиләштерү турында нотариаль расланган йөкләмә төзелә.

Әмма ата-ана, балигъ булмаган балаларның мөлкәти хокукларын бозып,   алган йөкләмәне  үтәмиләр.

Балигъ булмаганнарның хокукларын яклау максатыннан  шәһәр прокуроры судка 4 баланың фатирга өлеше барлыгы  турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Зәй шәһәр суды карары нигезендә прокурор таләпләре тулысынча канәгатьләндерелгән.

Шундый ук таләпләр белән  прокурор судка  тагын 2 баланың торакка хокукларын яклау буенча  дәгъва гаризасы җибәргән, суд аны канәгатьләндергән.

Суд карарлары әлегә законлы көченә кермәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев