Зәй офыклары

Балык тотып 70 меңгә якын зыян салганнар

Зәй шәһәр суды 36 яшьлек һәм 31 яшьлек зәйлеләргә карата хөкем карары чыгарды.  Алар үзара килешенеп  су ресурсларыннан  законсыз төстә  балык тотуда гаепләнә.

Ир-атлар 21 май көнне ятьмә кулланып балык тоту тыелуын белә торып, тәүлекнең караңгы вакытында күпләп балык аулыйлар. Китерелгән зыян 60851 сум белән исәпләнә. Алар Зәй елгасында 300дән артык балык тота. Судта ир-егетләр үз гаепләрен тулысынча таный. Аларга ике елга шартлы хөкем карары чыгарыла, китерелгән зыянны түләү карала. Әлегә суд карары үз көченә кермәде, дип хәбәр итә шәһәр прокуратурасы.   

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: