Зәй офыклары

Банк карталарыннан акча урлануга юл куймау кешенең үзеннән тора

Зәй эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, соңгы вакытта гражданнарның банк карталарыннан акча урлау очраклары тенденциясе күзәтелә. Узган ял көннәрендә дежур бүлеккә акчалар урлану турында ике кешедән гариза кергән. 11 сентябрьдә бер шәһәрдәшебезне "Авито" сайты аша акча күчерү юлы белән алдыйлар. Россия Сбербанкы картасыннан аның 7 мең сумы юкка чыга. Ә...

Зәй эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, соңгы вакытта гражданнарның банк карталарыннан акча урлау очраклары тенденциясе күзәтелә. Узган ял көннәрендә дежур бүлеккә акчалар урлану турында ике кешедән гариза кергән. 11 сентябрьдә бер шәһәрдәшебезне "Авито" сайты аша акча күчерү юлы белән алдыйлар. Россия Сбербанкы картасыннан аның 7 мең сумы юкка чыга. Ә 10 сентябрьдә шулай ук Россия Сбербанкы картасыннан икенче берәүнең 20 мең сумын алдау юлы белән "чәлдергәннәр".

Мошенниклар хәзер мобиль банк хезмәтләрен үз файдасына кулланырга өйрәнгән. Алар нигездә банк карталарындагы акчаларны үз телефон номеры хисабына күчереп үзләштерәләр.

Банк карталарындагы акчаларның куркынычсызлыгы һәр кешенең үзеннән тора, шуңа да шәхси финанс куркынычсызлыгы өчен төп кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк. Беренчедән, конфиденциаль информацияне чит кешеләргә белдерүдән сак булырга, хәтта алар телефон аша үзләрен банк хезмәткәре дип таныштырса да, шәхси мәгълүматны әйтмәскә кирәк. "900" кыска номеры аша килүче хәбәрләргә җавап итеп, шәхси мәгълүматны язмагыз. Икенчедән, телефоннарда һәм компьютерда антивирус программасын булдырырга, аларны даими яңартып тору мөһим. Моннан тыш, интернет -банкка рәсми банк сайты аша гына кереп, электрон адресның дөреслеген җентекләп күзәтү яхшы. Өченчедән, интернет-кибетләрдән әйберләр сатып алганда, моның өчен аерым банк картасы тоту мәслихәт һәм ышанычлы интернет-кибетләр белән генә эшләгез. Беркайчан да ПИН-кодны кешегә белдермәскә, картадан аерым урында сакларга, акча янчыгында йөртмәскә кирәк. Банк карталарын башкаларга биреп тору да вакыт үткәч киресе белән әйләнеп кайтырга мөмкин. Әгәр дә инде карта югалганда яки аның шәхси мәгълүматы читкә чыгу турында шик туганда, кичекмәстән банк картасын блокировать итәргә кирәк. Сораулар туганда банк картасында күрсәтелгән номер буенча банкка шалтыратып сорау яхшы. Дүртенчедән, чит телефон номерларына акча күчерүдән сак булырга, "мобиль банк" белән идарә итү өчен операция системасы булмаган аерым кәрәзле телефон тоту киңәш ителә. Ә инде абонент номеры үзгәргәндә, банкка килеп, "Мобиль банк" хезмәтеннән аеруны сорап гариза язу сорала. Бу таләпләр үтәлгәндә, банк карталарыннан акча югалуга юл куелмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: