Яңалыклар

Банк картасыннан урлыйлар

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, 9-14 гыйнварда шәһәр-районда хокук бозу, җинаять кылу очракларының 33 очрагы теркәлгән, шуның 6сы – кыйнау, 1се – үтерү белән янау. Бер очрак исә – үз-үзенә кул салу.

Соңгы вакытта  вируслы махсус  программа нигезендә банк карталарыннан акча урлау очраклары ешайган. 12 гыйнварда эчке эшләр бүлегенә 28 яшьтәге Зәйдә яшәүче хатын-кыздан аның банк картасыннан 1500 сум акча урлануы турында хәбәр кергән. Тикшерү вакытында түбәндәгеләр ачыклана: акча югалыр алдыннан хатын-кызның кәрәзле телефонына туганыннан фотоны кара дигән хәбәр килә. СМС ахырында сылтама (ссылка) да бирелгән була. Хатын-кыз, кызыксынып, аңа кереп карый, шуннан соң аңа алда аталган сумманың счеттан алынуы турында хәбәр килә. Хәзерге вакытта әлеге җинаятьне кылучыларны ачыклау буенча эш алып барыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Банк картасыннан урлыйлар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар