Зәй офыклары

Банк хезмәткәре хөкемгә тартылган

Шәһәр прокуратурасы хәбәр итүенчә, шәһәр суды бер банк хезмәткәренә карата хөкем карары чыгарган. Суд әлеге хезмәткәрне яшь баласы булуын һәм кылган гамәле өчен үкенү белдерүен исәпкә алып, аңа ике елга шартлы хөкем карары биргән.

Әлеге хезмәткәр 2018 елның гыйнвар аенда  районыбыз авылларының берсендә банкның өстәмә офисында эшләгән. Ул гражданнарның вкладка салырга дип китергән  зур суммадагы акчаларын үзләштергән: банкка акча салучылар белән ялган килешү төзегән, аларның акчаларын банк кассасына кертмәгән.
Җинаять эшен тикшерү барышында хезмәткәр бер клиентка акчаны үзе түләгән, икенчесенә банк кайтарган.
Суд карары әлегә көченә кермәгән.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: