Зәй офыклары

Бар шундый егетләр

Ут эченнән репортаж.

11 октябрь – якшәмбе иртәсе безнең өчен яман башланды, мунчабыз янды. Сәбәбе – кыска ялганыш, диделәр. Хәлне күрүгә, тизрәк 112гә шалтыраттык, үзебез су сибә башладык. Ләкин кая ул сүндерү – төтен, эссе – якын килеп булмый.

Янгын сүндерү машиналары бик тиз килеп җитте, ут тышка бөркелеп чыгарга өлгермәде. Яшькелт костюмлы таза егетләр килә-килешкә бер-бер артлы ут-төтен эченә ыргылды. Кулларында баскыч та, кран. Көчле басым астында су сибүче ул кранны тотып тору өчен генә дә баһадир көче кирәктер. Берсе - ишектән, берсе түбә ишегеннән су сибәргә кереште. Өченчесе яшен тизлегендә краны-шлангасы белән турыдан койма аша сикереп, бакча ягына чыкты, ул якта тәрәзә пыялаларын бәреп төшереп, су бөркергә тотынды. Ул арада берсе түбә кыегында пәйда булып, мич торбасын каерып алып ташлады да су кранын ачты. Ходавәндә! Бернинди курку, икеләнү күренми, бернинди кычкыру, тавышлану юк. Сүзсез генә тиз, төгәл үз эшләрен эшлиләр. Физик әзерлекләре, һөнәри осталыклары көн кебек ачык!

Шулчак төтен эченнән мәчебезнең өзгәләнеп, ачыргаланып кычкырганы ишетелде. Ул да булмады, егетләрнең берсе тавыш килгән почмакка, ут-төтен эченә ташланды. Безнең эчтә җан да юк – нишли бу бала, харап була бит, мәче коткарам дип!  Ә ул берни булмагандай, мәчене күтәреп чыкты да безнең кулга тоттырды. Мәчебез бераз утсыз-аңсыз ятса да, хәзер исән-сау, мыегы гына көйгән.

Бернинди тавыш бирми яткан карт этебез турында бөтенләй онытканбыз. Егетләр аны да күреп алды – бәйдән ычкындырып җибәрделәр, ул, мескен, алпын-тилпән барып, бер почмакка посты.

Иң гаҗәпләндергәне, егетләрнең шундый “кызу эш” аркасында да шак аптырашта торучы безләрне юатуы, хәтта мактау җае табу булды:

  • Апа, борчылмагыз, өегезгә дә, гараж, сараегызга да зыян килмәде, мунчагыз гына янды. Сез маладис, вакытында шалтыраттыгыз. Күпләр үзләре сүндереп маташып, кадерле минутларны югалта. 5-10 минут соңарсагыз, хәлләр начаррак булырга мөмкин иде, - диделәр.
  • Хәлегез ничек? Ашыгыч ярдәм кирәк түгелме? - дип тә сорыйлар.

 Әллә өнем, әллә төшем бу хәлләр дип, тораташ басып карап тик торам.

Сөйләгәннәрем барысы да бик тиз булды. 5 минут үттеме-юкмы, янгынны сүндерделәр. Ачы кисәү, авыр янгын исе борынга бәрелде. Егетләр эшләрен төгәлләп, карап торыгыз, утлы кисәү калып, дөрләмәсен дип, ничек тиз килгән булсалар, шулай тиз китеп тә бардылар. Рәхмәт тә әйтә алмый калдык. Менә ничек тә була икән.

Янгын хәтәр, куркыныч нәрсә. Ул беркемне дә, бернәрәсәне дә аямый. Беркемгә дә аннан гарантия бирелмәгән. Ул санаулы минутлар эчендә гомер буе тергезелгән, гөрләп торган хуҗалыкны кара күмергә калдырырга сәләтле. Менә шушы яман стихияне авызлыкларга өйрәтелгән, аңа гомерен багышлаган кешеләр бар. Аларны гади генә итеп, янгын сүндерүче дип атыйлар. Мин аларны эш вакытында, җаным-тәнем куркып, каушап тетрәнгәндә күрдем. Һәм таң калдым. Бу бит көндәлек батырлыкка бару, гомереңне, саулыгыңны даими куркыныч астына кую дигән сүз. Моңа һәркем бара аламы? Моны һәркем булдыра алмы?.. Юктыр. Рәхмәт сезгә, егетләр!

Инде бу батыр егетләре исемләп атар вакыттыр. Менә алар – янгын сүндрүчеләр: А.Б. Дюмаев, А.В. Зәйниев (ПСЧ-41), А.А.Миронов, Р.О. Ермолаев, Д.О. Ермолаев (ПСЧ-88). Бүлекчә командирлары – Э.Г. Гыйльманов, Р.К. Шәрипов, өлкән мастер – Р.Р. Насыйров. Машина йөртүчеләр – А.А. Лебедовский, В.Ю. Сальников. Янгын сүндерү белән оста җитәкчелек итүче – ПСЧ-88 башлыгы В.А.Агриков.

Венера Миңнуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: