Зәй офыклары

«Бар шундый һөнәр - Ватанны саклаучы»

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә 4нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучылары белән очрашуга икенче ранг капитаны Валентин Атласов килде.

«Офицеры» кинофильмының герое әйткәнчә, «Бар шундый һөнәр - Ватанны саклаучы» дип мәкаләне атау юкка түгел. Россиядә хәрби хезмәт абруйлылардан санала: формалы кешеләрне элек-электән хөрмәтләгәннәр, алар белән сокланганнар һәм горурланганнар. Армия – илебезне саклауның көчле инструменты гына түгел, бу кыюлык мәктәбе, кешенең куркуын җиңүе һәм яңа сыйфатлары ачылуы. Үз Ватаныңны саклау - чын ир-ат эше! Бу турыда күпләр яшьтән ук хыяллана. Чөнки һәр малай бәләкәй чакта  көчле һәм кыю булырга, пистолеттан атарга, танк йөртергә, хәрби кораб яки самолет белән идарә итәргә өйрәнергә теләп үсә.  
Валентин Александрович хәрби-диңгез флотында хезмәт итүе, диңгез флоты традицияләре, морякларның катлаулы тормышы, аларның көнкүреше турында сөйләде. Ул флотта 26 ел хезмәт иткән. Укучылар Валентин Александровичны зур кызыксыну белән тыңладылар. Аларның  диңгезче-морякка  сораулары да күп булды: “Сез ни өчен диңгезче булырга карар кылдыгыз?» , "Булачак офицер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?», «Сез хезмәт вакытында нинди кызыклы очраклар булды?” һ.б.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: