Зәй офыклары

Бар шундый оператор кыз

“Зәй-информ” коллективы үз эшенең осталары булган хатын-кызларны колачлый. Араларында ир-ат һөнәренә ия кызларыбыз да бар: камера күтәреп йөгереп кенә йөрүче оператор Юлия Казамаровага зәйлеләр игътибар итми калмаганнардыр, шәт. Ул бу һөнәргә урау юллар аша килә.

Юлия - тумышы белән Зәй кызы, күп еллар “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә пешекче булып эшли. Аны биредә апа-агайлар ризыкларың ашап туйгысыз тәмле дип, кабат-кабат килеп, рәхмәт әйтә торган булалар. 
-Шулай очраклы гына Зәй телевидениесенә  оператор кирәк, дигән игъланга юлыктым. Ул мине битараф калдырмады, шалтыратып мәгълүмат алгач, Венера Назифовна телефонымны язып калды һәм берничә көннән эшкә чакырып та алды. Беренче көнне әңгәмә уздым да икенче көнне Сергей Дмитриев дигән  оператор мине ”диңгезгә үк тотып атты” һәм мин район үзәк дәваханәсендә сюжет төшереп кайттым, -ди Юля.
Шул рәвешле, аның телевидениедә эшләвенә тугыз ел вакыт узып киткән. Ул телевидениедә эшләү нечкәләренә төшенеп, үз эшенең остасына әйләнеп бара.
-Биредә эшләү дәверендә иң истә калган мизгел басу-кырларны ашлау буенча сюжет әзерләргә баргач булды, -  дип искә ала оператор кыз.
Аңа,  ашлама сиптерүче очкычка утырып, басу-кырларны төшерү бәхете елмая. Хәзер инде ул әлеге ир-атлар хезмәтен үз итеп өлгергән.
-Алдагы елларда камералар тагын да авыррак иде әле, Юлия Андреевна җиксенмичә аларны күтәреп йөри, тырыш, үҗәт, максатына ирешә торганнардан ул, - ди баш редактор-җитәкче урынбасары Эльмира Шабрина. 
  Хезмәттәшебез - актив ханымнарның берсе: ике ел рәттән Зәйдә узган "Автоледи" бәйгесендә катнашып, призлы урыннар алды. Берничә ел яшьләр эшләре идарәсе каршында оешкан эшләүче яшьләр иҗтимагый оешмасы лидеры булып торды. Волонтерлык хәрәкәтендә катнашырга да вакыт таба ул: агымдагы елда пандемия чорында “Ярдәм янәшә” акциясендә катнашты.
Юлия  беренче белеме буенча – пешекче, ул якыннарын искиткеч тәмле ризыклар, кондитер эшләнмәләре  белән сыйлый. Итле бәрәңге рулеты пешерү осталыгын  ул сайт укучылары белән дә бүлеште. Бу уңайдан ул шактый лайклар һәм комментарийлар җыйды.  
Гаиләдә яраткан әни, уңган хуҗабикә дә ул. Кызы Аня үзе кебек актив: бию, спорт түгәрәкләренә йөри. Улы Ярослав исә хоккей спортын үз итә. Алма агачыннан ерак төшми, дип әйтүләре юкка түгелдер...
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: