Зәй офыклары

Бариев: Конституциягә кертелгән төзәтмәләр нигезендә беренче тапкыр яшьләр искә алыначак

Төзәтмә Россия Федерациясе һәм аның субъектларының уртак карамагындагы мәсьәләләр турында Төп Законның 72нче маддәсенә кагылачак.

РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Марат Бариевның яшьләр сәясәте турындагы төзәтмәсе Конституциягә төзәтмәләрнең ахыргы вариантында узды. Ул Татарстан депутатлары тарафыннан кертелгән бердәнбер кабул ителгән төзәтмә булды.
«Бу яшьләр мәнфәгатьләрен яклау һәм аларга ярдәм итү өлкәсендә законнарны эшләү һәм кабул итү өчен нигез бирә. Иң мөһиме — ул Конституциягә таянып, яшьләр сәясәте турында федераль законны кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип белдерде Бариев.
Аның сүзләренә караганда, элек Конституциядә яшьләр дә, яшьләр сәясәте дә төшенчәләре булмаган. Төзәтүләр нәтиҗәсендә күп кенә киртәләр җиңеләчәк.
Кертелгән төзәтмә Россия Федерациясенең һәм аның субъектларының уртак мәсьәләләренә кагыла торган Конституциянең 72нче маддәсенә кагылды. Үзгәрешләр нигезендә, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм тәрбия белән беррәттән, анда яшьләр сәясәте дә искә алыначак, дип өстәде парламентарий.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: