Зәй офыклары

Барслылар   «Факел» командасы белән очрашты

24 сентябрьдә Зәйнең «Энергия»  стадионында кече шәһәрләр һәм районнардан 2007-2008 елларда туган яшүсмерләр  командалары арасында футбол буенча республика беренчелегенә «В» төркеме уеннары узды.

Беренче уенда “Барс” командасы Баулының «Факел» командасы белән очрашты. Уен  5:0 исәбенә “Барс”  командасы  файдасына тәмамланды. Икенче уенда барслылар Норлатның “Факел”ы белән уйнады һәм уен 4:0 белән барслылар файдасына төгәлләнде. Шулай итеп “Барс” командасы финалга чыкты. Команданы ярышларга Ринат Бикмиев әзерләде. Республика беренчелеге финал уеннары Кама Тамагында  1-2 октябрьдә узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: