Пензада спортчылар җиңел атлетика буенча көч сынашты.
25-28 февральдә Пензада җиңел атлетика буенча 2006-2007, 2008-2009 елларда туганнар арасында кышкы Россия беренчелеге узды. Анда «Барс» спорт мәктәбеннән 2006-2007 елларда туганнар арасында 2000 метрлы каршылыклы арада Богдан Волков -III, Әдел Шәрәфиев -VI, 2008-2009 елларда туганнар арасында исә 1500 метрлы каршлыклы арада Руслана Алава VII урында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз