Зәй офыклары

Башлангыч сыйныф укучылары түләүсез кайнар аш белән тәэмин ителә

Шәһәр һәм райондагы барлык мәктәпләр дә төшке аш белән тәэмин ителгән. Билгеле булганча, Россия президенты Владимир Путин боерыгы нигезендә, яңа уку елыннан башлангыч сыйныф укучылары мәктәптә бушка ашый.

 Яңа уку елыннан илебезнең  7 миллионнан артык башлангыч сыйныф укучылары файдалы, иң мөһиме – бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителә башлады. Моның өчен федераль бюджеттан акча бүленде.

Район мәгариф идарәсеннән алынган мәглүматлар буенча, шәһәр-район мәктәпләрендә 5-11нче сыйныфларда  укучыларның  2718е  төшке ашны мәктәптә ашый, төрле сәбәпләр аркасында 120 укучы мәктәптә тукланмый. Башлангыч сыйныфларга килгәндә, барлыгы 2454 укучы мәктәптә бушлай туклана.

-Шәһәрнең 7нче мәктәбендә 752 укучы белем ала. Аларның барысы да төшке аш белән тәэмин ителгән. Башлангычлар - 396 укучы. 1-4 сыйныфлар бюджет нигезендә ашый. Аларның бер көн бушка ашавы 51 сум 85 тиен тәшкил итә. Белгәнегезчә, районда мәктәпләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге мәриф учреждениеләрендә туклану  “Школьное питание” ҖЧШ аша оештырыла. Меню төрле, ризыклар балаларга ошый, яхшы ашыйлар, өстәмә дә сорыйлар, -диде мәктәп директоры Игорь Биканов.

Ә менә Сарсаз-Баграж мәктәбендә  26 укучы белем.

-Укучыларның барысы ды мәктәптә  теләп туклана, шуларның 11е- башлынгыч сыйныфларда укучылар. Алар, әлбәттә, бушлай туклана. Бездә бер гаиләдән  башлангычта ике баласы укучы гаиләләр дә бар. Әти-әниләр моңа бик шат, - диде мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән  Данилина.

Барлык мәктәпләрдә дә һәрбер сыйныфларның ашханәдә туклану буенча үз графигы бар. Барлык балалар да, ашар алдыннан, кулларын юа. Төшке аш вакытында сыйныфлар арасында дистанция саклана. Роспотребнадзорның барлык таләпләре һәм нормалары үтәлә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: