Зәй офыклары

Басуларда эш дәвам итә

Районда чөгендер алу эше дәвам итә. 15 октябрьгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 5880 гектарда алынып, 244020 тонна татлы тамыр җыелган. Бу - барлык мәйданның 70 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 415 центнер тәшкил итә. "Зәй шикәре" агрофирмасында барлык мәйданның 77 процентында татлы тамыр җыелган, уңыш гектарыннан...

Районда чөгендер алу эше дәвам итә. 15 октябрьгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 5880 гектарда алынып, 244020 тонна татлы тамыр җыелган. Бу - барлык мәйданның 70 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 415 центнер тәшкил итә. "Зәй шикәре" агрофирмасында барлык мәйданның 77 процентында татлы тамыр җыелган, уңыш гектарыннан уртача 440 центнер чыга. "Зәй"дә ул (72 процент) - 438, "Восток"та (58 процент) 402 центнер тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: