Зәй офыклары

БДБ илләренең Беренче уеннарына волонтерлардан гаризалар кабул итә башладылар

Казанда ярышлар 20-27 августта үтәчәк һәм ул ТАССРның 100 еллыгына багышланачак.

Бәйсез дәүләтләр берлеге (БДБ) илләренең Беренче уеннарында волонтер булып катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә башлады. Бу вакыйга уңаеннан Татарстан Халыклар дуслыгы йортында тантана узды, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. 

«Уеннарның программасы бай булачак. Волонтерларның әлеге уеннарда катнашуы оештыру комитеты өчен мөһим», — диде ТР Иҗади яшьләр академиясе президенты Александр Карпов.

Вакытлыча яшәп тору урыннары булмаган волонтерлар Казанның Универсиада авылында яшәячәкләр. 

Волонтерларның минималь яшен дә билгеләделәр — 16 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кеше гариза бирә ала. Уеннарда катнашучы һәр илдән унбишәр волонтер киләчәк, алар үз илләренең спортчыларына ярдәм итәчәк.

«Хәзер бу мәсьәлә буенча фикер алышалар. Мөгаен, волонтер үз спортчыларына бәйле булыр. Без милли-мәдәни автономияләр һәм яшьләр ассамблеясе белән берлектә спортчылар һәм кабул итүче якларда тел киртәләре булмасын өчен, әлеге илләрдән волонтерлар корпусын формалаштырачакбыз», — диде ТР Иҗтимагый палатасының этник һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча комиссия рәисе урынбасары Тимур Кадыйров.

БДБ илләренең беренче уеннарында якынча 2500 спортчы катнашачак. Катнашучыларның яше — 14 яшьтән 23 яшькә кадәр. Казанның 16 объектында 21 спорт төре буенча ярышлар үтәчәк, 230 медаль комплекты уйнатылачак. Уеннар шулай ук БДБ иле булмаган илләр өчен дә ачык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: