Зәй офыклары

"Бегишево" аэропорты төзекләндереләчәк

Зәйгә якын «Бегишево» аэропортында федераль бюджет хисабына төзекләндерелү үткәреләчәк.

Төзекләндерүне «Камдорстрой» компаниясе башкарачак. Аның өчен 640 млн сумга якын акча каралган. Киләсе ел ахырына кадәр эшләрне тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

«Бегишево» территориясендә яңа патруль автоюлы барлыкка киләчәк, юлларны һәм мәйданчыкларны төзекләндерәчәкләр, шулай ук аэропортның инженерлык челтәрләре белән бәйле эшләр башкарачаклар.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: