Зәй офыклары

Бөек Болгар Мәүлид бәйрәменә кунак җыя

Бүген сәгать 11.00дә ТР мөселманнары Диния нәзарәте борынгы Болгар шәһәрлегендәге "Ак мәчет" тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган дини бәйрәм чарасы башлана. Анда ТР җитәкчелеге һәм хакимият органнары вәкилләре, Россия төбәкләре мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашуы көтелә. Дини тантанага 4 сәгать алдан республика ММЧ вәкилләре һәм Татарстанда эшләүче федераль журналистлар Казаннан...

Бүген сәгать 11.00дә ТР мөселманнары Диния нәзарәте борынгы Болгар шәһәрлегендәге "Ак мәчет" тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган дини бәйрәм чарасы башлана. Анда ТР җитәкчелеге һәм хакимият органнары вәкилләре, Россия төбәкләре мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашуы көтелә. Дини тантанага 4 сәгать алдан республика ММЧ вәкилләре һәм Татарстанда эшләүче федераль журналистлар Казаннан шул тарафка сәфәр чыга.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Болгарда өченче мәртәбә үткәреләчәк Мәүлид бәйрәмендә рәсми затларның һәм дин әһелләренең чыгышлары каралган. Коръән, "Мәүлидүн-нәби" касыйдәсен уку, Пәйгамбәребезне олылаган салаватлар әйтү күздә тотыла.

Искәртеп үтик: 12 декабрьдә һиҗри календаре буенча өченче ай - Рәбигүл әүвәл ае башланды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлламнең туган көне әлеге айның 12 нче көненә туры килә. Рәбигүл әүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә дини мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдака өләшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: