Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Бөек Ватан сугышы ветераннарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

Юридик ярдәм шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына күрсәтеләчәк.

29 апрельдә Юстиция министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча онлайн чара үткәрә. Бу турыда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Чара 29 апрельдә 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр видеоконференцэлемтә режимында узачак. Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча тулырак мәгълүматны «Кайнар линия» телефоны буенча (843) 222-60-60 белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев