Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Бөек Ватан сугышында Шамил бабабыз могҗиза белән исән калган

Котычкыч яралардан соң да исән калып, сугыштан кайтып яшәгән Шамил бабайның нәселен бүгенге көндә сигез оныгы һәм 16 оныкчыгы дәвам итә.

Безнең гаилә альбомында күңелгә аеруча кадерле булган фотолар бар. Шулар арасында кайнанам Даниянең әтисе – бабабыз Шамил Закир улы Хәмзин портреты.

Ул Чистай районы Иске Роман авылында туып үскән. Шамил бабайның эшчән, тырыш  булуын күреп, аны яшьли колхоз бригадиры итеп куялар.
1941 елның маенда Шамилгә 26 яшь булганда, ул авылның чибәр кызы Шәмсиягә өйләнә. Матур гына яшәп китәргә бирми аларга язмыш: шул елны Хәмзиннар гаиләсен һәм бөтен илне тетрәндереп, Бөек Ватан сугышы башлана, әлеге ләгънәт  сугыш барлык халыкның тормышын үзгәртә. Ирләр фронтка китә. Хатын-кызлар, балалар җилкәсенә авыр крестьян хезмәте йөге төшә. Бабам сугышка китәргә гариза яза, әмма тылдагы хезмәт тә ул вакытта бик мөһим була. Фронтка корал белән беррәттән икмәк тә җибәрергә кирәк. “Бар да фронт өчен! Бар да җиңү өчен!” лозунгы белән яшиләр тылда. Урып-җыю эшләре бара, шуңа күрә бригадир Шамилне җаваплы эшендә калдырырга карар кылалар.
1942 ел башында Шамилгә фронтка китәргә повестка килә. Бабай ТАССР башкаласында сугышның беренче көннәрендә үк оешкан 146нче татар укчылар дивизиясенең 608нче полкына эләгә.
Сугышның иң канкойгыч һәм куркыныч көннәре. Тарихи документларга караганда, 1942 елның 12 апрелендә Калуга өлкәсенең Барятинск районы Фомино авылы янында фашистлар, безнең гаскәрләрне чигендереп, һөҗүмгә бара. Совет гаскәрләре күп югалтулар кичерә. Әлеге сугышта 608нче укчылар полкы  70 процент составын югалта. Дошман да бу сугышларда күп кенә  техникасыз кала һәм меңләгән солдаты һәлак була. Шушы сугышта баба
быз Шамил каты яралана. Аны сугыш кырыннан санитар этләр алып чыга һәм ул башка подразделениенең медпунктына эләгә. Ә туган авылы Иске Романга Шамил Хәмзинның хәбәрсез югалуы турында телеграмма килә. Бу кайгылы хәбәрдән бабамның гаиләсе һәм якыннары күпме күз яшьләре түгеп, газап кичергәнен күзаллавы кыен түгел.
Яралары җитди булуга карамастан, Шамил бабай, безнең бәхеттән, исән кала. Тугыз ай Казан госпиталендә дәваланганганнан соң, ул туган авылына кайта һәм Ватан өчен фидакарь хезмәтен биредә дәвам итә.


Сугыштан соң Шамил Закир улы озак еллар терлекчелек фермасы мөдире булып эшли. 1958 елда ул Мәскәүгә ВДНХга юллама белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Шәмсия белән алар
дүрт кыз – Роза, Гөлсирә, Рушания, Данияне үстереп, барысына  тәрбия һәм белем бирәләр. Аның нәселен без – Шамил бабайның сигез оныгы һәм 16 оныкчыгы дәвам итәбез. Без бабам Шамил Закир улы Хәмзиның хәрби бүләге – II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, юбилей медальләрен  кадерләп саклыйбыз, аның үткәннәре белән горурланабыз.
Фотода сулда баба
быз Шамил Хәмзин һәм аның хәрби иптәше.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев