Зәй офыклары

Бел, балам син, туган телең!

“Ел укытучысы-2021” Бөтенроссия конкурсының бүген Зәйдә узган республика төбәк турында татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында конкурс аерым үткәрелде.

Ул шәһәребезнең 7нче мәктәп базасында оештырылды. Анда Зәйнең 7нче мәктәбе укытучысы Эльза Нургалина үзен сынады.
 Эльза Нургалинаның педагогик стажы - 23 ел. 
-Эльза Миргарифановнаны, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, үз фәненең остасы дияргә була.Аның дәресләрен  балалар бик ярата. Димәк, ул балаларда татар теленә кызыксыну уята. Аның укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча фән олимпиадаларында призерлар булып таныла. Сыйныф җитәкчесе буларак та бик актив, -ди мәктәп директоры Игорь Биканов.
Эльза Нургалина  5нче сыйныфта Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена” әкияте буенча татар әдәбиятыннан ачык дәрес күрсәтте. 
-Мин балаларның әсәрне аңлап һәм йөгерек уку күнекмәләрен,  фикерләү сәләтләрен һәм сөйләм телләрен үстерүне, укучыларда төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү, бер-береңә ярдәм итә белү, ярдәмчел булу кебек сыйфатлары тәрбияләүне максат итеп куйдым, -ди педагог.
Мастер-класста исә ул Шәриф Камалның “Буранда”хикәясе буенча әдәби алымнарны, әдәби төрләрне кабатлау,әсәрнең сюжетын сөйли белергә өйрәтү, хикәяне өлешләргә бүлеп, алар арасындагы бәйләнешне табу, әсәрнең эчтәлеген, идеясен, темасын табу, укучыларда әниләргә карата шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү буенча балалар белән эшләү алымнарын күрсәтте.
Конкурсның нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: