Зәй офыклары

Белем бирү учреждениеләре архивчылары өчен семинар

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы вәкилләре шәһәребезнең 7нче мәктәбендә район-шәһәр белем бирү учреждениеләренең архив бүлекләре хезмәткәрләре һәм эш кәгазьләрен алып баручылар өчен семинар үткәрделәр.

Анда 50дән артык белем бирү учреждениеләре белгечләре, шулай ук мәктәп директорлары һәм бакча мөдирләре катнашты. Семинарда документларны туплау, исәпкә алу һәм саклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирелеп, фикер алыштылар. Соңыннан  эшләрне рәсмиләштерү һәм тегү буенча практик дәрес үткәрелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: