Зәй офыклары

Белешмә кирәк булса...

Хөкем ителгәнме-юкмы икәнлек буенча белешмәне алу өчен шәһәрнең күпфункцияле үзәгенә дә килергә мөмкин. Бу хакта үзәкнең Зәйдәге филиалы җитәкчесе Ольга Баянова аңлата: - Әлеге сорау белән Автозавод урамы 1нче "А" йорты адресындагы күпфункцияле үзәккә дә мөрәҗәгать итү уңайлылыгы тудырылды. Телефоныбыз - 8(85558) 7-47-29. Биредә кабул итү вакытлары дүшәмбе, чәршәмбе, җомга...

Хөкем ителгәнме-юкмы икәнлек буенча белешмәне алу өчен шәһәрнең күпфункцияле үзәгенә дә килергә мөмкин. Бу хакта үзәкнең Зәйдәге филиалы җитәкчесе Ольга Баянова аңлата:

- Әлеге сорау белән Автозавод урамы 1нче "А" йорты адресындагы күпфункцияле үзәккә дә мөрәҗәгать итү уңайлылыгы тудырылды. Телефоныбыз - 8(85558) 7-47-29. Биредә кабул итү вакытлары дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә, сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге сәгать 8дән кичке 7гә, шимбә көнне сәгать 8дән көндезге 1гә кадәр итеп билгеләнде. Мөрәҗәгатьләр үзәкнең беренче катында 4нче тәрәзәдә кабул ителә. Биредә үк гражданнарны бердәм идентификация һәм аутентификация системасына теркәү дә оештырыла. Бу алга таба www.gosuslugi.ru электрон порталы аша дәүләт хезмәтләреннән файдалану өчен электрон гариза бирүгә пароль алу мөмкинлеге бирә. Теркәлү өчен паспорт, СНИЛС һәм кәрәзле телефон кирәк. Электрон юл белән дәүләт хезмәтләреннән файдалану сыйфатлы хезмәт күрсәтелү, административ каршылыкларга очрамау, вакыт белән исәпләшмәү, дәүләт хезмәтләре күрсәтү башкарылуын контрольдә тоту, 14 көн эчендә сорау-мөрәҗәгатьләрнең үтәлүенә китерә. Ә теркәлү процедурасы 5 минут вакытны ала. Гражданнар дәүләт хезмәтләреннән файдалану буенча үз бәяләмәләрен www.vashkontrol.ru. сайтында калдыра алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: