Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Белгеч аңлата: Товарны чексыз да кире кайтарып буламы?

Сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина җавап бирә.

Кибеттән күлмәк сатып алдым. Әмма өйгә кайтып, тагын бер кат карагач, төсенең миңа туры килмәвен ачыкладым. Ә чегы инде ияләнелгән гадәт буенча ташланган. Чегы булмаган товарны ничек кире кайтарырга? Мондый очраклар күп кеше тормышында булгандыр, чөнки без һәммәбез сатып алучы. Шул турыда аңалтып китсәгез иде.
Венера Вәлиуллина.
Сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина җавап бирә.
- Кибеткә мөрәҗәгать иткәндә сатып алучы, еш кына товарны сатып алуны раслаучы документлар булмау сәбәпле, аны кабул итүдән баш тарта. Мондый очракларда касса чегы булмау кулланучыга товарны кире кайтарудан баш тарту өчен нигез түгел. Гражданлык кодексының 493нчы маддәсе буенча товарны чегы булмаса да, кире кайтарырга яки алмаштырып алырга була.
Әгәр товарга акчаны банк картасы белән түләгән булсагыз, түләү турында хәбәр моңа дәлил булачак. Гадәттә, банклар электрон чеклар җибәрә, аларда әйбернең кайчан һәм ничәдә сатып алынганы күрсәтелә. Моннан тыш, кибетләр сатуның исәп-хисабын алып бара, димәк, сатучылардан сезнең сатып алу турында мәгълүматны соратып алырга була. Кибеттән видеокүзәтү камерасы аша сатып алу мизгеленең язмасын табуны, сатып алган көнне үзегез белән булган шаһитларны алып килүне таләп итәргә мөмкин.
Шул ук вакытта бары тик беренчел кыяфәте сакланган, эксплуатация билгеләре булмаган, бозылмаган товарны гына 14 көн эчендә алмаштырып һәм кире кайтарып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев