Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Белгеч кисәтә: "Су коену бәхетсезлеккә китермәсен"

Эссе көннәр тәэсирен аз булса да киметү максаты белән зәйлеләр су буена ашыга.

Кояшлы көннәрдә Иске Зәй яр буендагы пляждан халык өзелми. Тик аның бер өлеше генә барлык уңайлыклары булган, рөхсәт ителгән су коену урыны санала. Бирегә иртәдән үк бала-чага, өлкән яшьтәгеләр дә су керергә ашыга. Кечкенә балалар аерым урында чупырдаса, өлкәнрәкләр өчен дә уңайлы су керү урыны ясалган.
 

- Балалар, оныклар белән Яңа шәһәрдән Иске Зәйгә су коенырга килдек. Еш булмаса да, вакыт булган саен килергә тырышабыз. Мондый эссе көндә бүлмә эчендә ятасы килми шул. Пляж бик яхшы ясалган, җиһазландырылган. Балалар өчен аерым зона булуы да әйбәт, - ди Вәcилә Шитикова.
 

Су керүе рәхәт, ләкин кайберәүләр куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып, үзләренең һәм якыннарының тормышын куркыныч астына куялар. Соңгы вакытта Татарстанда суда батып үлүчеләр саны арту да уйланырга мәҗбүр итә. Шуңа күрә коткаручылар су коену кагыйдәләрен тиешенчә үтәргә кирәклеген кисәтә.
 

- Безнең эш сәгате иртәнге 9дан кичке 8гә кадәр. Суда бәла-казалар булдырмау – безнең төп бурыч. Ял итүчеләргә сулыкларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре һәм саклану чаралары турында белешмәлекләр таратабыз,- ди өлкән коткаручы Александр Феофилов.
Пляжда көн дәвамында коткару хезмәте эшли, медицина пункты булдырылган.

 

Бәхетсезлек очрагы була калса, коткару җайланмалары да кул астында гына. Коткаручыларның карамагында пляж гына түгел, сусаклагычның барлык яр буен контрольдә тоталар. Эш сезоны исә 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Ләкин нинди генә чаралар күрсәң дә, суда бату очракларын бөтенләй булдырмый калу мөмкин түгел, чөнки озын яр буендагы йөзләрчә коенучының һәркайсы янына күзәтүче куеп булмый. Штатта нибары алты кеше.
 

-Әти-әниләрнең яр буендагы балаларына игътибарлы булуын сорыйбыз. Эссе һава шартларында су балаларны һәрчак үзенә җәлеп итә. Аларны су буенда бер генә минутка да күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Махсус билгеләнмәгән урыннарда һәм исерек хәлдә су керергә ярамаганлыгы турында халыкны кисәтәбез. Фаҗигаләр шуны күрсәтә: суларда бәхетсезлеккә күп очракта исерек килеш су керүчеләр яки балалар юлыга, - ди коткару хезмәте рәисе Сергей Хватков.
 

* Су коенганда кинәт салкын суга керергә, ерак йөзеп китәргә, кисәтү билгеләреннән читкә китәргә ярамый.
* Таныш булмаган урында суга сикерү яки чуму да куркыныч - су төбенә, агачка, баганага бәрелергә мөмкин.
* Әгәр кеше бата башласа, кичекмәстән ярдәм сорап, коткаручыларны һәм “ашыгыч ярдәм”не чакыру зарур. Бата башлаган кешегә коткару боҗрасын ыргытырга, батучыны коткару өчен аңа җилкәне куеп, ярга кадәр йөзеп чыгарга ярдәм итәргә кирәк.
* Әгәр үзегез бата башласагыз, беренче чиратта паникага бирелмәгез.

 

Бу гади генә киңәшләр дә суда бәхетсезлек килеп чыкса ярдәм итәргә мөмкин, ләкин иң мөһиме - сак булу кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев