Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Белгечләр бәрхет гөлен алтынга тиңли

Бәрхет гөл (фәнни исеме Тагетес - Тagetes) гади чәчәк булса да, бәясе - алтын! Бәрхет гөл чәчәгенен ел буена җитәрлек итеп киптереп куегыз. Бу үсемлек зур шифалы көчкә ия.

Мәсәлән, халык медицинасында бәрхет гөле  чәчәкләренең су төнәтмәсен сидек, тир  кудыру,  гельминтларга каршы чара буларак кулланганнар. Диарея һәм ашказаны авыруларын  дәвалау өчен бархат гөле чәен эчәләр.

Бәрхет гөле чәчәген компот, кесәл, маринадларга һәм әчкелтем эчемлекләргә өстәргә мөмкин.  Ул үзенчәлекле тәм бирүдән  белән беррәттән  сәламәтләндерү көченә дә ия. Организмның салкын тиюгә, грипп авыруларына, төрле микробларга каршы торучанлыгын арттыра, кешене вируслардан һәм бактерияләрдән коткара, иммунитетны ныгыта. Әмма бу үләнне артык күп кулланырга ярамый, чөнки чәчәкләре, бигрәк тә яфрагы эфир майларга бай, чама белән эчәргә кирәк.

 

Башта мондый төнәтмә эчеп карагыз: бер чәчәкне чынаякка салып, кайнап чыккан су өстәгез. 15 минуттан соң эчеп карагыз. Мондый дәвалану ысулы сезгә туры киләме, юкмы икәнлеген, бераздан сизәрсез.

 

Гаймориттан бәрхет гөле чәчәге белән ясалган ингаляцияләр файдалы. 5 данә чәчәкне кайнар су белән пешереп, биш минут төнәткәннән соң, тастымал белән төреп, чәйнек борыны аша борын белән суларга кирәк.

Бәрхет гөле чәчәге мае яраларны һәм пешкән җирләрне дәвалый. Вакланган чәчәкләр өстенә төнгә 1:1 исәбеннән үсемлек мае салып куярга. Иртән шуны кайнар пар (водяная баня) өстендә 30 минут тотарга. Мондый исле май шулай ук тын юллары ялкынсынуын, бронхит, ютәл  кебек чирләрне дәвалауда да ярдәм итә. Бәрхет гөле бәйләмен балалар бүлмәсенә куярга кирәк, ул һаваны зарасызлау көченә ия.


Бәрхет гөле салып кергән  ванналар нерв системасын тынычландыра, стресс хәлләреннән арынырга булыша, борчылуны бетерә, рухи тигезлекне ныгыта. Невроз, депрессиядән чыгарга ярдәм итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев