Зәй офыклары

Белгечләр - кибетләрдә

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина район башкарма комитетының икътисад бүлеге белгече Алия Фәйрушина белән берлектә хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрде.

Әйтик, кыйммәтле металл һәм ташлардан эшләнгән зәркән әйберләр  белән сәүдә итү үзенчәлекләре РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55нче карары белән расланган һәм әлеге  аерым төрләрен сату кагыйдәләре 7нче бүлегендә бәян ителә.
Ювелир әйберләр сату  кибетенең сәүдә залында сатучының теркәү документлары (расланган күчермәләр), сәүдә кагыйдәләре, хезмәт күрсәтүгә прейскурантлар (әгәр хезмәтләр күрсәтелсә) һәркем файдалана алырлык урында булырга тиеш.
Ювелир эшләнмәләр гарантия срогы билгеләнә торган озак куллану товарлары булып санала. Гарантия срогы дәвамында сатып алучы ювелир эшләнмәләрен салонга кире кайтарырга хокуклы. Товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, сатып алучы товарны алмаштыруны, сатучы хисабына эшләнмәне ремонтлауны, товарны кире кайтаруны һәм түләнгән сумманы алуны таләп итәргә хокуклы.
Әгәр кулланучы зәркән эшләнмәләрен башка сәбәпләр аркасында (тиешле төс, күләме һ. б.) кире кайтарырга яки алыштырырга карар кылса, бу очракта  кибете әлеге таләптән баш тартырга тулы хокуклы. РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55нче  карары нигезендә кыйммәтле таш, ярым кыйммәтле һәм синтетик ташлардан торган кыйммәтле металлдан тиешле сыйфаттагы эшләнмәләр кире кайтарылырга һәм алмаштырылырга тиеш түгел. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  1542нче  карарына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә 2019 елның 12 декабреннән кыйммәтле металлдан һәм  кыйммәтле ташлардан эшләнгән  зәркән эшләнмәләрне дистанцион ысул белән сату рөхсәт ителә.
Чаралар үткәрү барышында дәүләт структуралары хезмәткәрләре сәүдә объектлары персоналы белән профилактик чараларны, аерым алганда, кибет персоналы һәм сатып алучылар тарафыннан  шәхси саклану чараларын куллану кирәклеге турында өстәмә инструктаж да үткәрделәр.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: