Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Белгечләр коронавирус йоктыру куркынычын киметү буенча киңәшләр бирде

Роспотребнадзор коронавирус белән зарарлану куркынычын киметү өчен гражданнарның сәламәтлеге нык булмаган категорияләренә кешеләр күп җыелган урыннарда һәм җәмәгать транспортында битлек кияргә тәкъдим итә.

Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте һәм РИА "Новости"га сылтама белән "Татар-информ" МА яза.

«Омикрон штаммының яңа подвариантлары китереп чыгара торган авыру еш кына ОРВИ кебек үтүгә карамастан, яңа коронавирус инфекциясе гражданнарның сәламәтлеге нык булмаган категорияләре өчен шактый куркыныч тудыра. Зарарлану куркынычын киметү өчен, Роспотребнадзор кеше күпләп җыелган урыннарда һәм җәмәгать транспортында битлек кияргә, шулай ук кулларны дезинфекцияләү өчен чаралар кулланырга киңәш итә», – диелә хәбәрдә.

«Омикрон» штаммының яңа подвариантлары таралуга бәйле авырулар саны арту шартларында гражданнарга инфекциядән саклану чараларына игътибарлы булырга кирәк, дип искәртәләр ведомствода.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев