Зәй офыклары

Белгечләр коронавируска каршы антитәнчекләр ярты ел чамасы саклана дип саный

Әлегә антитәнчекләр булган кешеләрнең кабат авыру йоктырмавы исбатланмаган.

COVID-19 белән авырган кешеләрдә антитәнчекләр ким дигәндә ярты ел саклана һәм кабат йоктыру куркынычын киметә. Бу турыда Япониянең NHK телеканалына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Белгечләр коронавирус белән ярты ел элек авырткан 20 яшьтән алып 70 яшькәчә 376 кешене тикшергән. Җиңелчә симптомнар белән авырган кешеләрнең 97 процентында, ә коронавирусның авыр формасын кичергән пациентларның 100 процентында антитәнчекләр саклануы ачыкланган.

Шулай итеп, коронавирусның авыр формасы белән чирләгән очракта, антитәнчекләр дә көчлерәк барлыкка килә. Авырган кешеләрдә антитәнчекләрнең бер ел саклану-сакланмавын ачыклау өчен ярты елдан яңа тикшерү үткәреләчәк.

Әлегә антитәнчекләр булган кешеләрнең кабат авыру йоктырмавы исбатланмаган. Шул сәбәпле, табиблар саклык чараларын үтәргә киңәш итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: